Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 2021 елга яшәү минимумы күләме билгеләнде
Җан башына яшәү минимумы күләме – 11 653, эшкә сәләтле кешеләр өчен – 12 702, балалар өчен – 11 303, пенсионерлар өчен 10 022 сум тәшкил итәчәк.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елга яшәү минимумы күләмен билгели торган боерыкны имзалады, ул 11 653 сум булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин җан башына һәм 2021 елга төп социаль-демографик төркемнәр буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы карарны имзалады», — диелә хәбәрдә.
Җан башына яшәү минимумы күләме — 11 653, эшкә сәләтле кешеләр өчен — 12 702, балалар өчен — 11 303, пенсионерлар өчен 10 022 сум тәшкил итәчәк.
Хөкүмәтнең матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, 2021 елдан яшәү минимумы элеккеге кебек кварталга түгел, ә бер елга билгеләнә. Моңа кадәр аның күләме куллану кәрзиненә кертелгән азык-төлек бәясен исәпләү нигезендә билгеләнә иде, хәзер исә ул ил буенча җан башына туры килгән уртача керем күләменә бәйле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз