news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2020 елга минималь хезмәт хакы күләме билгеләнде

Гамәлдәге законнар нигезендә, минималь хезмәт хакы эшкә сәләтле кешенең яшәү минимумына тигез булырга тиеш.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 2020 елда хезмәткә түләүнең минималь күләме 12 130 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Российская газета» РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының закон проектына сылтама белән хәбәр итә.

Бүген әлеге документны социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өч яклы комиссиясенең эшче төркемендә караячаклар.

Гамәлдәге законнар нигезендә, минималь хезмәт хакы эшкә сәләтле кешенең яшәү минимумына тигез булырга тиеш. Һәм ул шул рәвешле ел саен үзгәреп тора, шулай булгач, киләсе елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен билгели торган закон да ел саен кабул ителергә тиеш, диелә документның аңлатма язуында. Биредә моннан алдагы елның икенче кварталы өчен яшәү минимумы нигез итеп алына.

Быел икенче кварталда яшәү минимумы 12 130 сум тәшкил иткәнлектән, 2020 елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен дә шул дәрәҗәдә билгеләячәкләр.

Закон проекты Россия өч яклы комиссиясе тарафыннан хупланган очракта, Дәүләт Думасына тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100