news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2020 елдан медицина реабилитациясе буенча белгечләр әзерли башлаячаклар

Яңалык тормыш функцияләрен тулысынча яки өлешчә югалтуга бәйле тернәкләндерүгә мохтаҗ 20-25 млн кешенең тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). 2020 елдан башлап Россиядә яңа белгечлек — физик һәм реабилитацион медицина табибы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Яңалык тормыш функцияләрен тулысынча яки өлешчә югалтуга бәйле рәвештә тернәкләндерүгә мохтаҗ 20-25 млн кешенең тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Ведомствода мондый адым халыкара таләпләргә туры килә торган сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип исәплиләр.

Хәзерге вакытта илдә тулысынча тернәкләндерү процессы өчен җавап бирүче белгечләр юк, дип билгеләп үтте медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгеч Галина Иванова.

Ул мондый ярдәмгә инвалидлар гына түгел (9,2 млн кеше), шулай ук җитди имгәнүләр яки авырулар алганда тормыш функцияләре бозылу белән бәйле пациентлар да мохтаҗ, диде. Физик реабилитация медицинасы табибы пациент консультанты буларак түгел, ә дәвалаучы табиб буларак эшләячәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100