news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 2020 елда яңа электрон-нурланышлы компьютер томографы пәйда булачак

2017-2020 елларда проектка 7,3 млрд сум сарыф итү планлаштырыла.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә ике нурланыш чыганагы булган яңа электрон-нурлы компьютер томографы 2020 елда пәйда булачак. Шул хактагы карар РФ Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев имзасы белән Россия Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күрде. Бу хакта "Российская газета" җиткерә.

Яңа томографны Бакулев исеменәдәге Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе илкүләм медицина тикшеренүләр үзәге белгечләре халыкара галимнәр катнашында эшләячәк.

2017 елдан алып 2020 елга кадәр бу проектка 7,3 млрд сум акча сарыф итү планлаштырыла. 2017-2019 елларда Россия субъектларының компьютер томографына ихтыяҗы 500 берәмлек тирәсе тәшкил итә, диелгән документ белешмәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot