news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2019 елдан кафеда кальян тартуны тыярга мөмкиннәр

Шулай ук хакимият тәмәке тартуга каршы булган затлар янында тартуны тыярга тели.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). 2019 елның гыйнварыннан Россиядә җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче оешмаларда кальян тартуны тыелырга мөмкин. Бу хакта норматив актлар проеткларының федераль порталында дөнья күргән федераль канун проектында әйтелә, дип язаТАСС агентлыгы.

Проектны Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән һәм “Тирә-яктагы тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тартудан гражданнарның сәламәтлеген саклау турындагы” канунга үзгәрешләр кертү турында сүз бара.

“Соңгы елларда җәмәгатьчелек туклану урыннарында кальян кебек корылма ярдәмендә төрле катнашмалар тарту проблемасы актуальләште”, – диелгән документка аңлатмада. Тәмәкене рекламалауны һәм сатуга этәрү турындагы канун маддәсен “җәмәгатьчелек туклану оешмаларында кальян куллануны” тыю турындагы пункт белән тулыландыру ниятләнә.

Моннан тыш автомобильдә пассажирларны шәһәрара һәм халыкара рейсларда хезмәт күрсәткәндә, җәмәгатьчелек транспорты тукталышларында һәм алардан 3 метр ераклыктан якынрак урында, җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр юлында, сәүдә объектлары каршында тәмәке тартуны тыю күзаллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100