news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2018 елның җәендә "яна торган" юлламалар бетерелергә мөмкин

Бу чартер рейслар кыйммәтләнү белән бәйләп аңлатыла.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Россиядә 2018 елның җәендә үк “яна торган” юлламалар чартер рейслары кыйммәтләнү сәбәпле бетерелергә мөмкин. Бу хакта Россия туроператорлары ассоциациясе хәбәр итә.

Россия туроператорлары ассоциациясе хәбәрендә, киләсе елның җәйге сезонында Россиядә авиаягулык кыйммәтләнү сәбәпле, чартер рейслары кыйбатланырга мөмкин, диелгән.

2017 елда июньнән ноябрьгә кадәр аның бәясе чирек тапкыр диярлек арткан. Шулай ук “яна торган” юлламалар бетерелүгә самолетлар җитмәү һәм көндәшлек кимү дә этәргеч бирәчәк.

Моннан тыш, Ростуризм җитәкчесе киңәшчесе Дмитрий Горин кышкы сезонда дефицит юк, дип белдерә. Бу хакта BFM.RU җиткерә.

Туроператорлар сүзләренчә, алдан бронь ясап куйганда җәйге өстәмә түләүдән котылып була. Хәзер җәйге сезонга ташламалар 10-20 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100