news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2018 елгы дөнья чемпионаты җанатарлары паспортларын тапшыру көтелә

Чемпионатка киләчәк җанатарлар турында исемләп мәгълүмат туплау матчларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен таләп ителә.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 7 декабрьдән Россиядә 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты җанатарлары паспортларын тапшыра башлаячаклар. Бу хакта Interfax.ru яза. Беренче шундый үзәк Санкт-Петербургта ачылачак, дип хәбәр итә Россиянең элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров. Әлеге паспортларны ул куркынычсызлык чарасы буларак бәяләнүен искәртә.

2018 елның 14 июнь – 15 июль көннәрендә Россиянең 11 шәһәрендә үтәчәк дөнья чемпионаты һәм 2017 елның 17 июнь – 2 июль көннәрендә узачак Конфедерацияләр кубогына әзерлек кысаларында, җанатарлар турында исемләп мәгълүмат туплау матчларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен таләп ителә.

Мәгълүм булганча, әлеге дөнья күләмендә оештырылган ике ярышның уеннары Казанда да үтәчәк. 

Һәр җанатарга шәхси паспорт биреләчәк, ул - кулда билет булганда, стадионнарга керергә, ә чит ил гражданнарына Россиягә визасыз килергә мөмкинлек бирәчәк. Россия субъектларында бу документ белән чемпионат чорында җәмәгать транспортында ташламалар тәкъдим итү мәсьәләсе турында килешергә ниятләнелә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100