Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 2017 елда электр энергиясе җитештерү арткан
Узган елда җылылык энергиясе җитештерү 8 процентка – 490,6 миллион гигакалориягә кадәр кимегән.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 2017 елда электр энергиясе җитештерү 2016 ел белән чагыштырганда 0,2 процентка арткан һәм 1,073 триллион киловатт-сәгать тәшкил иткән. Үзәк ягулык-энергетика комплексы диспетчер идарәсе материалларында шундый мәгълүматлар китерелә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Шул исәптән, декабрьдә электр энергиясе эшләп чыгару 2,7 процентка — 103 миллиард киловатт-сәгатькә кадәр кимегән.
2017 елда Россиядән чит илләргә электр энергиясе җибәрү 2,2 процентка азайган һәм 20,3 миллиард киловатт-сәгать тәшкил иткән. Шул исәптән, БДБ илләренә – 7,2 миллиард (-9 процент), башка чит илләргә 13,2 миллиард киловатт-сәгать (+2 процент) электр энергиясе озатылган.
2017 елда Россиядә электр энергиясе куллану 0,5 процентка — 1,058 триллион киловатт-сәгатькә кадәр арткан.
Узган елда җылылык энергиясе җитештерү 8 процентка – 490,6 миллион гигакалориягә кадәр кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз