news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2017 елда биш меңләп медицина хезмәткәре дәүләттән фатир алды

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында торак мәсьәләсен чишү – кадрлар сәясәтендә төп юнәлешләрнең берсе.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Россиядә 2017 елда биш меңләп медицина хезмәткәре дәүләттән фатир алды. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр фатирларны ил төбәкләрендә табибларга һәм урта медицина персоналына социаль ярдәм күрсәтү уңаеннан ала алды.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында торак мәсьәләсен чишү – кадрлар сәясәтендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100