news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 200 чүп эшкәртү комплексын төзү өчен 300 млрд сум акча бүлеп бирелә

Россия Президенты чүпләрнең совет заманыннан бирле дистә еллар дәвамында җыелып килгәнен әйтте.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россиядә чүп эшкәртү буенча 200 комплекс төзеләчәк. Аларны төзү өчен дәүләт бюджетыннан 300 млрд сум бүленеп биреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтәдә сөйләде.

Владимир Путин Россиядә чүп эшкәртү программасы барлыгын искә төшереп үтте, әмма комплексларның кайчан төзеләчәкләре турында мәгълүмат әйтелмәде. “Без 300 млрд сумга чүп эшкәртә торган 200 комплекс төзүне күз алдында тотабыз”, - диде ул.

“Чүп ташлау – бездә зур проблема. Бу мәсьәлә буенча соңгы ике-өч ел гына көрәшә башладылар. Гаҗәпләнерсез, ләкин бу проблемага моннан берничә ел элек шулай ук туры элемтәдә халык игътибар итте һәм шуннан соң гына хәл итү чаралары кабул ителде”, - диде Президент.

Путин чүпнең дистә еллар буенча совет заманыннан җыелганын әйтте. “Беркем дә моның белән шөгыльләнмәгән. Елына якынча 70 миллион чүп чыга. Яңа упаковкалар барлыкка килә тора. Әлбәттә, без бу проблеманы хәл итү белән шөгыльләнәчәкбез”, - диде ул.

“Тарифлар үсә, килешәм. Әмма бу – котылгысыз әйбер. Халык бу эшнең нәтиҗәсен күрергә тиеш. Чүп контейнерларында кем эшләргә тиешлеген сайларга кирәк: региональ операторлармы яисә идарә итүче компанияме. Мондый бәхәсләр дәвам итсә, тиз генә тәртип урнаштырып булмас”, - диде Президент.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100