Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең дүрттән бере үзен волонтер буларак сынап караган
Чемпионатта эшләгән волонтерлар, уртача алганда, 24 яшьтә.
(Казан, 16 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россиядә 18 яшьтән өлкәнрәкләрнең дүрттән бере диярлек волонтер буларак бер тапкыр гына булса да зур чараларда катнашкан. Бу хакта Футбол чемпионатының 11 шәһәре матбугат үзәкләрен тоташтырган, волонтерлык программасына багышланган видеоконференциядә билгеле булды.
"Россиядә Волонтер елы" дирекциясе җитәкчесе Ксения Разуваева әйтүенчә, ярты ел эчендә волонтерлыкта катнашкан кешеләрнең саны өчтән бергә диярлек арткан. "2017 елда яше 18 дән узган, үзен волонтер дип күрсәтүче гражданнар 7-8 процентны тәшкил итсә, 2018 елның беренче яртысында бу күрсәткеч 10-11 процентка җиткән", - диде ул.
"Иҗтимагый фикер" фонды тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, Россиядә 18 дән өлкәнрәк кешеләрнең 22 проценты бер тапкыр булса да волонтер буларак зур чараларда катнашкан.
"Россия-2018" оештыру комитетының волонтерлар белән эшләү буенча департамент җитәкчесе Татьяна Гомзякова чемпионатта волонтер булып эшләү өчен заявка кампаниясе 2016 елның 1 июненнән башланганын әйтте.
Журналистларның берсе 9 шәһәрдә булганын һәм матбугат үзәгенең иң яхшы волонтерларын аерып бүләкләү турында тәкъдим белән чыкты. "Төрле шәһәрләрдә уңай һәм кимчелекле яклары да булды, ә волонтерлар коткарды. Бик булыштылар", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз