news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 120 елда кешеләрнең гомер озынлыгы 2,5 тапкыр диярлек арткан

"Инфекцияләр булмаса, кешенең гомер озынлыгы 140 яшь булыр иде», - диде Ольга Лебединская.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Соңгы 120 елда Россиядә кешеләрнең гомер озынлыгы 2,5 тапкырга - 30 яшьтән 73 яшькә кадәр арткан. Бу турыда Росстатка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бу күрсәткечкә тормышның бәхетле булуы, шулай ук урбанизация тәэсир итә, ди Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының икътисади статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская.

Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматлары буенча, XIX гасырда авыл кешеләренең уртача гомер озынлыгы шәһәрдә яшәүчеләргә караганда озаграк 30,6 ел һәм 29,8 ел булган. Быел бу чагыштырма үзгәргән: хәзер шәһәрдә уртача гомер озынлыгы 73,3 яшь, ә авыл җирлекләрендә - 71,7.

«Бу күрсәткечләргә климат, җенес, генетика, экология, яшәү рәвеше кебек табигый шартлар гына түгел, кешенең ни дәрәҗәдә бәхетле яшәве, ягъни социаль - икътисади шартлары, сәламәтлек тә йогынты ясый»,- ди Лебединская.

Шәһәр һәм авыл халкының гомер озынлыгындагы аермадан тыш, ир-атлар белән хатын-кызлар арасында аерма тагын да зуррак, шулай ук территориаль диспропорцияләр дә бар, дип тә өсти ул.

«Элек гомер озынлыгының кыска булуы, беренче чиратта, сәламәтлек саклауның бик түбән дәрәҗәсе белән бәйле иде, моңа пандемия корбаннары дәлил булып тора. Шулай ук авыл халкы дару белән тәэмин ителмәү генә түгел, дәвалау ысуллары турында мәгълүмат булмау сәбәп булган. Тикшеренүләр ачыклаганча, инфекцияләр булмаса, кешенең гомер озынлыгы 140 яшькә кадәр артыр иде», - диде Ольга Лебединская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100