news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 100 меңгә якын мәктәп укучысы дистанцион белем алуга күчкән

EdCrunch экспертлары белем бирүнең альтернатив форматына ихтыяҗ артуын билгеләп үтә.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 100 меңгә якын мәктәп укучысы яңа уку елында парта артына утырмаган, чөнки аларның әти-әниләре белем бирүнең альтернатив формаларын өстенрәк күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы EdCrunch глобаль белем бирү конференциясе тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.

«1 сентябрьдә Россиядә 100 меңгә якын бала парта артына утырмады, чөнки аларның әти-әниләре белем бирүнең альтернатив формаларын, шул исәптән гаиләдә укытуны кулай күрде. Мондый гаиләләрнең саны елына 100 процентка һәм аннан да күбрәккә арта», - диелә документта.

РФ Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2016-2017 уку елында гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның гомуми саны 14,491 миллион тәшкил иткән, шуларның 8,5 меңгә якыны (0,058 проценты) альтернатив формада белем алган. Быел исә EdCrunch экспертлары белем бирүнең альтернатив форматына ихтыяҗ артуын билгеләп үткән. Мондый укучыларның саны 100 меңгә җитәр дип көтелә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100