news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 10-20 елдан соң паспортлар гамәлдән чыгарга мөмкин

Кәгазь паспортларны биометрик мәгълүматлар контроле алыштырачак, дип раслый VisionLabs компаниясенә нигез салучы.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). 10-20 елдан соң Россиядә паспортларны биометрик мәгълүматлар контроле алыштырырга мөмкин. Бу хакта, кешеләрне тану буенча VisionLabs программасын эшләгән компания генераль директоры Александр Ханинга сылтама ясап, "Известия" яза.

«Техник күзлектән караганда, инде бүген үк паспорт һәм башка документларны биометрик мәгълүматларга алыштырырга мөмкин», - ди VisionLabs компаниясенә нигез салучы.

Якын киләчәктә генә гадәти документларның гамәлдән чыгуы икеле. Чөнки законнар һәм инфраструктура моңа әзер түгел әле, дип искәртте Ханин.



 

news_right_1
news_right_2
news_bot