news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 1 марттан көнкүреш техникасын һәм компьютерларны чүп савытына ташлау тыела

Бу яңалык компанияләргә генә түгел, гади гражданнарга да кагыла.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). 1 марттан Россиядә көнкүреш калдыкларның алты төркеменә карата аерым таләпләр үз көченә керә.

Бу хакта Табигый ресурслар министрлыгына сылтама белән «Парламентская газета» яза.

Сүз көнкүреш техникасын, компьютерларның система блокларын, платаларны һәм каты дискларны чүп контейнерларына ташлауны тыю турында бара. Аларны утильләштерүгә тапшырырга туры киләчәк.

Бу яңалык компанияләргә генә түгел, гади гражданнарга да кагылачак.

Узган елдан башлап, Россиядә 182 төр товарны чүплеккә ташларга ярамый. Әлеге исемлектә терекөмешле термометрлар һәм лампалар, автомобиль шиннары, кәрәзле телефоннар һәм аккумуляторлар да бар. Шулай ук, төзелеш калдыкларын, агач материалларын, яфракларны, үлән, химик матдәләр һәм медицина калдыкларын чүплеккә ташларга ярамый.

Бу төркем калдыкларны җыю пунктларына, чүп-чар операторларына яки кибетләргә эшкәртү өчен тапшырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100