Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 1 һәм 2 гыйнварда алкоголь сатуны тыярга тәкъдим иттеләр
Төбәкләрнең сәламәтлек саклау системасы Covid-19 пандемиясе аркасында югары йөкләнештә эшли, дип белдерде инициатива авторы.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2021 елның 1 һәм 2 гыйнварында алкоголь сатуны тыярга мөмкиннәр. Бу турыда хат Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка җибәрелгән. Бу хакта инициатива авторы — «Аек Россия» проекты җитәкчесе Солтан Хамзаевка сылтама белән RT хәбәр итә.
Тәкъдимнең максаты — яңа ел бәйрәмнәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә йөкләнешне киметү. Нәкъ менә 1 һәм 2 гыйнварда илдә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта.
«Хамзаев белдергәнчә, төбәкләрнең сәламәтлек саклау системалары коронавирус пандемиясе аркасында югары йөкләнештә эшли», — диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз