Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифларны индексациялиләр
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар 4 процентка күтәреләчәк. Бу Россия буенча уртача дәрәҗәгә тәңгәл булачак.
![Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифларны индексациялиләр](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/7/2/688dc6db6eae0b2acd0da8aa9fe5e962f358e12d814586e6ed878b6b80d8.jpg)
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар артачак. Индексация РФ Хөкүмәтенең узган елдагы боерыгы нигезендә үткәрелә.
Шул ук вакытта, илнең һәр төбәгендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү күләме үзгәрүдә үзләренең максималь индексы билгеләнгән.
Ненец автономияле округында тарифлар — 2,4, Санкт-Петербургта — 3,8, Мәскәү өлкәсендә – 4,1, Мәскәү шәһәрендә — 5, Чечня Республикасында 6,5 процентка артыр дип көтелә.
Татарстанда исә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар 4 процентка күтәреләчәк. Бу Россия буенча уртача дәрәҗәгә тәңгәл булачак.
Аерым алганда, республикада газга уртача тариф – 3, җылылык энергиясенә – 3,3, су белән тәэмин итүгә 2,9 процентка артачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз