news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 1 июльдән сөт продуктларын сату кагыйдәләре үзгәрде

Роскачество белгечләре яңа кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерәчәк.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). 1 июльдән Россиядә сөт продукциясен сатуның яңа кагыйдәләре эшли башлады. Хәзер сәүдә залларында составында натураль сөт булган продуктлар визуаль рәвештә аерылып торырга тиеш булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ил Хөкүмәтенең тиешле карарын РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев агымдагы елның 29 гыйнварында имзалады.

Сәүдә залларындагы киштәләрдә составында натураль сөт булган продуктлар мәгълүмати язу белән аерылып торырга тиеш, дип билгеләп үтә «Прайм» агентлыгы.

Кибетләрдә сөт продукциясен чыгаруның яңа кагыйдәләре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итәргә, кулланучылар игътибарын җәлеп итәргә тиеш.

Роскачество белгечләре яңа кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100