news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 1 гыйнвардан яшәү минимумы артты

Владимир Путин социаль мәсьәләләр темасына үткәрелгән киңәшмәдә ясаган чыгышында федераль бюджет тарафыннан яшәү минимумын 2,5 процентка индексацияләү күздә тотылуын, инфляция темплары арту шартларында моның җитәрлек булмавын искәртте.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан Россиядә яшәү минимумы артты, Президент Владимир Путин инфляция темплары артуга бәйле рәвештә шундый карар кабул итте.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, эшкә сәләтле кешеләр өчен яшәү минимумы күләме – 13 793, пенсионерлар өчен – 10 882, балалар өчен 12 274 сумга кадәр артты.

Владимир Путин социаль мәсьәләләр темасына үткәрелгән киңәшмәдә ясаган чыгышында федераль бюджет тарафыннан яшәү минимумын 2,5 процентка индексацияләү күздә тотылуын, инфляция темплары арту шартларында моның җитәрлек булмавын искәрткән иде.

Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт башлыгы әлеге күрсәткечне 6,6 процентка арттырырга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot