Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә 1 февральдән ташламалардан файдаланучыларга айлык түләүләр 2,5 процентка арта
Айлык акчалата компенсациянең барлык төрләренә түләү өчен гомуми чыгымнар 450,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 1 февральдән айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта әлеге акчаны федераль ташламалардан файдаланучы 15,4 миллионнан артык кеше ала. Алар арасында инвалидлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, радиациягә дучар ителгән гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башкалар бар. Айлык акчалата компенсациянең барлык төрләренә түләү өчен гомуми чыгымнар, индексацияне исәпкә алып, 450,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, айлык акчалата түләүләр составына керә торган социаль хезмәтләр җыелмасы да 2,5 процентка индексацияләнәчәк. Февральдән аның күләме аена 1 075 сум 19 тиен тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз