Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Журналистлар берлеге рәисе «Татмедиа»ның заманча медиапроектларына югары бәя бирде
Сочидагы «Бөтен Россия - 2022» («Вся Россия - 2022» заманча журналистика форумында «Татмедиа» мәгълүмат чаралары тәкъдим ителде.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьевка Татарстандагы матбугат чараларын һәм соңгы елларда булдырылган заманча медиапроектларны тәкъдим итте. Россия Журналистлар берлеге рәисе бу заманча медиапроектлар юнәлешендә эшләүне югары бәяләде.
- Сочида 22-28 сентябрьдә «Бөтен Россия - 2022» («Вся Россия - 2022» заманча журналистика форумы уза.
Шамил Садыйков Владимир Соловьевка түбәтәй һәм «Татар халык ашлары» китабын бүләк итте. «Өйгә кайткач, түбәтәйне киясең, татар ханына әйләнәсең, хәләл җефетең кырыеңда биеп кенә йөри», – дип шаяртты Шамил Садыйков. «Мин дә шулай эшләп карыйм әле», – дип көлде Соловьев, түбәтәен матурлап киеп куя-куя.
«Татмедиа»да чыга торган яңа проектлар турында сөйләгәч, Владимир Соловьев аларга югары бәя бирде. «Татмедиа»ның яңа медиаларны эшләүгә акцент ясавы – бу яхшы күрсәткеч», – диде ул.
Шамил Садыйков медиафорумда «Татмедиа» нинди программа тәкъдим иткәнен сөйләде.
«Без, милли телләрдә чыга торган мәгълүмат чараларын җыеп, түгәрәк өстәл оештырабыз. Чечня, Дагыстан, Башкортстан, Чувашия вәкилләре белән бергә Россия мәгълүмат кырында милли телләрне ничек үстерергә дигән темага фикер алышасыбыз килә. Бу безнең өчен дә фикер алышу, башкалар өчен дә кирәкле яңалык булыр дип уйлыйм», – диде ул.
Шамил Садыйков фикеренчә, «Татмедиа»ның балалар журналларын чыгару, милли телдәге сайт – «Интертат» буенча тәҗрибә уртаклашырлык уңай нәтиҗәләре бар. «Бу башка республикалар өчен файдалы булыр, телләр үсүенә нәтиҗә бирер дип уйлыйбыз», – диде ул.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, 15 еллык юбилее уңаеннан, презентация оештыра, яңа медиапроектларны күрсәтә. «Болар – Интернет проектлар, Телеграм, социаль челтәрләрдә эшләү, маркетплейслар. Безгә 15 ел, Россия дәрәҗәсендә менә шуны күрсәтергә ниятләдек», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз