news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Журналистлар берлеге рәисе: Чыгышларымда Татарстанны һәрвакыт мисал итеп китерәм

Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев балалар һәм үсмерләр өчен массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге буенча Татарстанның үрнәк күрсәтүен ассызыклады. Бу хакта ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә әйтте.

«Кичә «ШАЯН ТВ» балалар телеканалында булдым. Искиткеч, балалар үзләре тапшыруларны ясый, телеканал тәүлегенә 24 сәгать эшли. Илдә башка мондый канал юк. Бу яктан мин чыгышларымда Татарстанны һәрвакыт мисалга китерәм. Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары бар. Алар республикада яшәгән халыкларның телләрендә чыга. Бу яңа буын журналистларын үстерү өчен бик мөһим. Кичә генә фикерләштек. Бәлки, балаларга яшь корреспондентлар таныклыгы бирелер. Бу бик кызыклы тема», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100