Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия журналистлары күпләп кыскартылырга мөмкин
Бәяләмәләр буенча, бүген массакүләм мәгълүмат чараларында якынча 300 мең кеше хезмәт итә, аларның 60 меңе эшен югалтырга мөмкин
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россиянең һәр 5 нче журналисты эшен югалтырга мөмкин. Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хезмәткәрләрнең 15-20 проценты кыскартылырга мөмкинлеген фаразлый. Бу хакта РФ Хөкүмәте аппаратында узган хезмәт базарын мониторинглау буенча ведомствоара эшче төркем утырышында хәбәр ителде.
Бәяләмәләр буенча, бүген массакүләм мәгълүмат чараларында якынча 300 мең кеше хезмәт итә, аларның 60 меңе эшен югалтырга мөмкин. Профильле ведомствода аңатып узуларынча, хәзерге вакытта басма һәм электрон ММЧта якынча 500 мең кеше эшли, әмма журналистларның бер өлеше я берьюлы берничә басма белән хезмәттәшлек итә, я ММЧда өлешчә генә мәшгуль.
"Утырышта медиабазардагы хәлләр торышы тикшерелде, андагы хәл - иң борчу тудыручыларның берсе. Кыскартулар башланды гына әле, аерым алганда, "ТАСС"та", - дип белдерде РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодецның ярдәмчесе Алексей Левченко.
ММЧ хезмәткәрләренең 15-20 процентын кыскарту буенча фаразлар Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының узган утырышка карата материалларында теркәлгән, дип хәбәр итә "Известия".
"Медиатармак Россия икътисадының чит ил валютасы курсларындагы үзгәрешләрнең тискәре динамикасына бәйле иң сизгер зонасында урнашкан, шул исәптән реклама бирүчеләр арасында чит ил товарларын кертүчеләр күп булуга бәйле рәвештә", - диелгән документларда.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз