news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Журналистлар берлегенең XII съездында яңа рәис сайланды

Мәскәүдәге съездда Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашты.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә, 25 ноябрьдә, Мәскәүдә Россия Журналистлар берлегенең XII съездында яңа рәис сайладылар. Ул – 53 яшьлек Россия журналисты, сәясәт күзәтүчесе, телетапшырулар алып баручы, продюсер, Россия Журналистлар берлеге секретаре Владимир Соловьев.

Мәскәүдәге съездда Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашты, дип хәбәр итә ТР Журналистлар берлеге мәгълүмат хезмәте.

Владимир Геннадьевич Соловьев 1990-1991 елларда СССР Үзәк телевидениесенең телевизион хәбәрләр хезмәте мөхәррире һәм хәбәрчесе булып эшләгән. Ул 12 тапкыр Чечняда командировкада булган. Хәрби хәбәрче буларак 7 сугышта булган.

Россия массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең профессиональ бәйсез иҗтимагый оешмасы буларак, Россия Журналистлар берлегенә совет журналистларының беренче съездында 1918 елның 13 ноябрендә нигез салынган.
Россия Журналистлар берлеген 1992 елдан алып Всеволод Богданов җитәкләгән һәм ул кичә вакытыннан алда вакәләтләреннән баш тарткан.

Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова В.Богдановка 1918 елгы «Знамя революции» газетасының беренче полосасы архив копиясен бүләк итте. Анда Совет журналистларының Казандагы җыелышы турында мәгълүмат бар, диелә ТР Журналистлар берлеге мәгълүмат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100