news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда сайлау кампаниясенә 310 млн сум бүлеп биргән

Бу акча сайлау комиссияләре әгъзаларына хезмәт хакы түләү, бюллетеньнар бастыру, участокларны инвалидлар өчен яраклаштыруга сарыф ителгән.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда сайлау кампаниясенә 310 млн сум бүлеп биргән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанга Россия Президенты сайлаулары кампаниясенә 310 млн сум бүлеп биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

“Бу акча сайлау комиссияләре әгъзаларына хезмәт хакы түләү, мәгълүмат эшләре, тышкы реклама, плакатлар һәм мәгълүмат материаллары, шулай ук бюллетеньнар бастыру өчен сарыф ителгән”, - дип сөйләде Шаһиәхмәтов журналистларга.

Бүлеп бирелгән акчаның бер өлеше инвалидлар өчен кабиналар һәм күз күреме начар булганнар өчен бюллетеньга куела торган махсус трафаретлар сатып алуга тотылуын искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100