news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Үзәк сайлау комиссиясе 2017 елда Президент сайлауларына 14,9 миллиард сум тотачак

Россия Үзәк сайлау комиссиясенең 2017 елдагы бюджеты ике өлештән торачак, аның берсе Россия Президентын сайлауларга тотылырга тиеш.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ") Россия Үзәк сайлау комиссиясе 2018 елда узачак Президент сайлауларына 14,9 миллиард сум акча бүлеп бирергә уйлый. Бу хакта журналистларга комиссия рәисе урынбасары Николай Булаев белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

2017 елдагы бюджет ике өлештән торачак. "Аның берсе Президент сайлауларына тотылырга тиеш. Бу – 14,9 миллиард сум күләмендәге акча. Без әлеге акчаны хәзерге вакытта тота алмыйбыз. Ул бары тик сайлауларның төгал датасы билгеле булгач, һәм сайлау компанияләре башлангач кына тотылачак. Икенчесе исә, Үзәк сайлау комиссиясенең көндәлек эшчәнлегенә тотылачак. Моңа комиссия карамагындагы оешмаларга, шулай ук Россия субьектларындагы сайлау комиссияләренә биреләчәк чаралар, – якынча 5,5 миллиард сум акча да керә", – диде Николай Булаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100