news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Үзәк банкы «Северо-Восточный альянс» банкының лицензиясен алды

Регулятор мәгълүматлары буенча, банк кредиторлар алдындагы бурычларын үз вакытында үтәргә сәләтсез булып чыккан.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Россия банкы 2017 елның 21 августында Мәскәүнең  «Северо-Восточный альянс» коммерцияле банкыннан банк операцияләрен гамәлгә ашыру өчен бирелгән лицензиясен алды. Ул активларының күләме буенча 1 августка Россия Федерациясе банк системасында 250 нче урынны биләгән.
 
Банкның бизнес-моделе үз милекчеләренең мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән булган. Регулятор мәгълүматлары буенча, ул кредиторлар алдындагы бурычларын үз вакытында үтәргә сәләтсез булып чыккан. Банк милекчеләренең аның финанс хәлен тотрыклыландыру буенча реаль адымнар ясарга нияте булмау кредит оешмасының алдагы эшчәнлегенең өмесезлеге хакында сөйли, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100