news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Үзәк банкы Казанда акча әйләнеше буенча югары технологияле объектлар булдыра

Банк акча бастыруга чыгымнарны киметергә һәм аның нәтиҗәлелеген арттырырга ниятли.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсенбаев). Россия Үзәк банкы кулда акча әйләнеше системасын оптимальләштерергә ниятли. Банк бу максатта кулда акча әйләнешен тәэмин итә торган югары технологияле объектлар төзергә планлаштыра. Алар Казан, Уфа, Новосибирск, Түбән Новгород һәм Симферополь шәһәрләрендә пәйда булачак. Бу хакта мәгълүмат Үзәк банк рәисе урынбасары Георгий Лунтовский мәкаләсендә «Деньги и кредит» журналында басылган.

Моннан тыш, оптимизацияләү максатыннан, 158 исәп-хисап кассалары үзәген ябу каралган. Шулай итеп, банкның территориаль челтәре 2021 елга 112 учреждениегә кадәр кыскартылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot