news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Үзәк банкы "Булгар банк"ның лицензиясен алган

Хәзер банкка вакытлыча администрация кертелгән, “Булгар банк” – кертемнәрне иминиятләштерү системасында катнашучы кредит оешмасы.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Банкы “Булгар банк”ның лицензиясен алган, бу хактагы карар Россия Үзәк банкы рәсми сайтында басылып чыккан.

“Кредит оешмасы физик затлар алдында үзенең башкарылырга тиешле бурычлары күләмен тулаем чагылдыручы хисап тоту таләбен үтәмәде. Моннан тыш, “Булгар банк” акционерлык җәмгыяте кредиторлар алдындагы бурычларын да вакытында үтәмәгән. Банк хуҗалары һәм җитәкчелеге вазгыятьне нормага кайтару өчен үз вакытында ук тиешле чаралар күрмәгән”, –  диелә лицензияне алу турындагы боерыкта.

Хәзер банкка вакытлыча администрация кертелгән, “Булгар банк” – кертемнәрне иминиятләштерү системасында катнашучы кредит оешмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot