news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Юстиция министры Татарстан Президентына ведомствоның иң югары бүләген тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Юстиция министры Константин Чуйченко Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында очрашты.

Россия Юстиция министры Татарстан Президентына ведомствоның иң югары бүләген тапшырды
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Юстиция министры Константин Чуйченко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Анатолий Кони медален тапшырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң югары ведомство бүләге РФ Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәткәрләрен социаль яклауга ярдәм итү, ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә аерым шәхси казанышлары өчен бирелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Юстиция министры Константин Чуйченко Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында очрашты.

Очрашуда РФ Юстиция министрлыгының һәм Татарстан Республикасының төрле яклап хезмәттәшлеге, шул исәптән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Константин Чуйченко Рөстәм Миңнехановка Анатолий Кони медален тапшырды. Иң югары ведомство бүләге РФ Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәткәрләрен социаль яклауга ярдәм итү, ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә аерым шәхси казанышлары өчен бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100