news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге бушлай юридик ярдәм көне үткәрәчәк

2 октябрьдә бөтен республика буенча бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин булачак.

Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге бушлай юридик ярдәм көне үткәрәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге Өлкәннәр көненә багышланган бушлай юридик ярдәм көне үткәрәчәк. Бу турыда оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

2 октябрьдә 8.00-15.30 сәгатьләрдә республика районнарында бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин булачак.

Казанда юридик консультацияләр 9.00-16.30 сәгатьләрдә «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә һәм партиянең шәһәр бүлекләрендә, шулай ук Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге халыкка бушлай юридик ярдәм үзәкләрендә узачак.

Татарстан Нотариаль палатасы, «Татарстан техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Адвокат палатасы, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Татарстан Конституцион суды һәм Татарстан Юстиция министрлыгының 270тән артык белгече гражданнарга юридик ярдәм күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot