news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия юниорлары йөзү буенча Европа чемпионаты эстафетасында көмеш медаль яулады

Венгриядә юниорлар арасында ачык суда йөзү буенча Европа чемпионатында Россия спортчылары 4×1500 м катнаш эстафетада 16 яшькә кадәргеләр арасында икенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Команда составына Анастасия Синякова, Кира Гусева, Егор Грешных һәм Александр Филипец кергән. Алар дистанцияне 1 сәгать 8 минут 34,33 секундта узган, Венгрия җыелмасыннан 21,01 секундка калышкан.

Эстафета Европа чемпионатының йомгаклау старты булды. Россия командасы милли флаг астында һәм Россия гимны белән чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot