news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертү өчен яңа объектларны тәкъдим итәргә әзерләнә

Мәскәү ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен яңа объектлар тәкъдим итәргә әзерләнә, номинацияләр арасында Якутиянең «Каталык» паркы, Воронежның «Дивногор» музее, Туваның «Долина царей» музей-тыюлыгы бар.

«Россия профильле ведомстволары, беренче чиратта Мәдәният министрлыгы һәм Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә яңа номинацияләр әзерләү буенча эш алып бара», - диде РИА Новостига ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта якынча исемлектә бөтен ил буйлап 25ләп мәдәният һәм табигать һәйкәле бар. Иркутск, Бөек Ростов һәм Енисейскиның тарихи үзәкләреннән алып «Башкирский Урал» тыюлыгы, «Кенозер» паркы һәм Васюган сазлыгы һ.б. турында сүз бара.

«Соңгы ике елда Воронежның «Дивногорье» музей-тыюлыгына, Казанда астрономия обсерваторияләренә, Якутиянең «Каталык» паркына һәм Туваның «Долина Царей» тыюлыгына кагылышлы инициативалар тәкъдим ителде», - дип өстәде Орджоникидзе.

news_right_1
news_right_2
news_bot