Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия юлларында "вафельница" билгесендә туктаган өчен штраф салачаклар
Махсус юл билгесен юлның катлаулы участокларына – транспорт агымнары кисешкән чатларда ясаячаклар.
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Бүген юлда йөрү кагыйдәләренә “вафельница” билгесе булган чатларда туктаган өчен штраф каралган үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Махсус билгене юлның катлаулы участокларына – транспорт агымнары кисешкән чатларда ясаячаклар. Аркылы транспорт агымнары өчен чаттагы юлны каплау элек тә ярамады, әмма тыючы махсус билге юк иде.
Әгәр “вафельница”ны туктамыйча узып китеп булмаса, шоферларга яңа билге булган чатларга яки юлның башка участогына керергә ярамый. Диагональ юл билгесендә туктаган өчен, автомобиль йөртүчегә 1 мең сум күләмендә штраф яный.
Россиядә шулай ук “Чат участогы” дигән яңа юл билгесе барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз