news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә 10 мең хезмәткәрне кыскарттылар

Кыскартуга эләккән хезмәткәрләрнең Эчке эшләр министрлыгының башка бүлекчәләрендәге вакантлы урыннарга күчү мөмкинлеге бар.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә 10 мең хезмәткәрне кыскарттылар. Россия Президенты Владимир Путин 2017 елның 31 декабрендә кул куйган указда шул хакта хәбәр ителә.

Яңа елдан Эчке эшләр министрлыгында 894 871 кеше исәпләнәчәк. Шуларның 746 859ы – эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, калганнары – дәүләт хезмәткәрләре һәм башкалар.

«Газета.ру» мәгълүматлары буенча, кыскартулар бары тик ЮХИДИ хезмәткәрләренә генә кагылачак. Кыскартулар барлык төбәкләрдә дә барачак, шул ук вакытта автомобильләрне теркәү һәм имтиханнар кабул итү белән шөгыльләнүчеләр үз вазифаларында калачак. Кыскартуга эләккән хезмәткәрләрнең Эчке эшләр министрлыгының башка бүлекчәләрендәге вакантлы урыннарга күчү мөмкинлеге бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot