news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия югары уку йортларында бюджет урыннарына кабул итү башланды

Югары уку йортларына керүнең икенче дулкыны 24 августта башланачак.

Россия югары уку йортларында бюджет урыннарына кабул итү башланды

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Бүген Россиянең югары уку йортлары абитуриентларны бюджет урыннарына кабул итә башлый. Укырга керүчеләр исемлеге югары уку йортларының рәсми сайтларында урнаштырылачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«20 һәм 21 августта югары уку йортлары өстенлекле тәртиптә укырга керүче абитуриентлардан гаризалар кабул итәчәк. Ягъни керү сынауларыннан башка һәм квота кысаларында. Аларны кабул итү турында боерык 22 августта барлыкка киләчәк», — диделәр ведомствода.

22 һәм 23 августта бюджет урыннарына керүче абитуриентлардан кабул итү сынаулары нәтиҗәләре буенча кабул итүгә ризалык турында гаризалар алына.

Укырга керүнең икенче дулкыны 24 августта башланачак, ә аның нәтиҗәләре 26 августта билгеле була. Югары уку йортлары өстәмә кабул итү турында 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100