news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия югары уку йортларында бюджет урыннарын арттырырга тәкъдим иттеләр

2024 елга бюджет урыны 432,2 мең генә калачак.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында бюджет урыннарын 25 процентка арттырырга кирәк. Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты әгъзасы Борис Чернышов фән һәм югары белем бирү министры Михаил Котюковка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта 17-30 яшьлек 10 мең кешегә 800 бюджет урыны булырга тиеш. Кабул итүнең контроль цифрлары билгеләүнең яңа ысулы тәкъдим ителде, әмма аны үзгәртергә түгел, ә бюджет урыннары санын 25 процентка арттырырга, аларны 1 меңгә җиткерергә кирәк», – диелгән хатта.

  • Россия вузларында бюджет урыннары саны 518,4 мең кеше тәшкил итә. 2020 елга бюджет урыннары саны, 2019 ел белән чагыштырганда, 2 процентка кимиячәк, ә аннары бу күрсәткеч ел саен 4 процентка төшәчәк, 2024 елга 432,2 мең урынга калачак.

«Бюджет урыннары кимү барлык югары уку йортларында да күзәтелә. Шул сәбәпле югары белем турындагы диплом алырга теләүчеләрнең саны кимүен күрәбез, чөнки яшьләр уку өчен акча түли алмый. Җәмгыятьтәге бу хәлне үзгәртергә вакыт. Мондый темплар белән без акыллы һәм белемле кешеләр урынына урта белем дәрәҗәсе, дөньяны уртача кабул иткән һәм уртача сәләтле буын алачакбыз», - диелгән хатта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100