Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия югары уку йортларында белем алу бәясе 12 процентка арткан
Быел Россия югары уку йортларында белем алу бәясе узган ел белән чагыштырганда 12 процентка арткан. Бу хакта РФ Фән һәм югары министрлыгының матбугат хезмәте якынча мониторинг мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Интерфакс» агентлыгы.
«2025 елда белем алу бәясе 2024 ел белән чагыштырганда уртача 12 процентка, шул исәптән Мәскәүдә – 15,7, Санкт-Петербургта – 11,1, калган төбәкләрдә 11,3 процентка артты», – дип аңлаттылар ведомствода.
Шул ук вакытта министрлыкта игътибар итүләренчә, 2025 елда бакалавриат программалары буенча белем алу өчен еллык түләү дәрәҗәсе төбәк буенча уртача 2,4 айлык хезмәт хакыннан артмаган.
Фән һәм югары белем министрлыгы матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, Россиядә югары белем алуда зур мөмкинлекләр тудырылган. 2025 елда бюджет урыннары саны 2020 ел белән чагыштырганда 77 меңгә (541 741дән 619 610га кадәр) арткан. Төбәк югары уку йортларына, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, яңа уку елына 428 мең (73 процент) бюджет урыны бүленгән.
Нәтиҗәдә, XI сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценттан артыгы бюджет нигезендә көндезге бүлеккә укырга керү мөмкинлеге белән тәэмин ителгән, дип өстәделәр министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз