Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия югары уку йортлары 2030 елга яңа мәгариф системасына күчәчәк
Россиянең барлык университетлары 2030 елдан да соңга калмыйча яңартылган югары белем бирү системасына күчәчәк. Бу хакта «РИА Новости»га мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Константин Могилевский белдергән.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, мәгариф консерватив өлкә булып тора, шуңа күрә студентларны әзерләү сыйфатын яхшырту өчен ышанычлы, эзлекле эш итәргә кирәк. Башта яңа системаны пилот проектында катнашучылар сынап караячак, аннары аларга башка югары уку йортлары да кушылачак.
Сынау проекты 2023 елда старт алды. Башта аңа алты югары уку йорты кергән: МАИ, МИСИС, МПДУ, Балтыйк федераль университеты, Санкт-Петербург тау университеты һәм Томск дәүләт университеты. Хәзер экспериментта 17 университет катнаша, алардагы студентлар 581 белем бирү программасы буенча белем ала.
«Сынау» кысаларында база һәм махсуслаштырылган югары белем бирү кертелгән. Аспирантура һөнәри әзерлекнең фәнни-педагогик һәм тикшеренү кадрларын әзерләүгә юнәлдерелгән аерым дәрәҗәсенә бүленде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз