news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Югары судына РФ ҖКның 209 һәм 210 нчы маддәләре буенча кассацион шикаять алынган

Биредә сүз «56 нчы квартал», «Кварталлар», «Курицынныкылар» оешкан җинаятьчел берләшмәләренә һәм «Степанов-Трапицын-Балут» җинаятьчел төркеменә карата чыгарылган хөкемнәр буенча кассацион шикаятьләр турында бара

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында оешкан төстәге җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча эшли торган подразделениеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча уздырылган матбугат конференциясендә 6 нчы оператив-эзләү часте җитәкчесе Павел Серов белдергәнчә, быел Росия Югары суды тарафыннан ТР Югары суды РФ ҖКның 209 нчы (бандитлык) һәм 210 нчы (җинаятьчел берләшмә оештыру) маддәләре буенча хөкем иткән 3 оешкан җинаятьчел төркем (аерым алганда, оешкан төркемнәре һәм җинаятьчел берләшмәләре) әгъзаларының кассацион шикаяте каралган.

Нәтиҗәдә, Росcия Югары судында 21 гыйнварда каралган «Татарлар» оешкан җинаятьчел берләшмәсе әгъзаларының хөкеменә әллә ни үзгәрешләр кертелмәгән. 14 июльдә ТР Югары суды «Татары»ның эзләүдә булган лидерлары һәм актив әгъзаларының 6сын хөкем иткән һәм ирекләреннән азат итү срогы барысына бергә 77 елга җыелган. Март аенда «Таһирҗановныкылар» оешкан җинаятьчел берләшмәсе шикаяте буенча кассацион шикаять каралып, Росcия Югары суды аларга карата да ТР Югары суды биргән хөкемгә әллә ни үзгәреш кертмәгән.

Павел Серов басым ясап әйткәнчә, банда буенча хөкем чыгарылса да, аның лидерлары һәм актив әгъзалары күз уңыннан җибәрелмәгән, оператив чаралар күрелеп торган. Нәтиҗәдә, 1999 елда «Эфир» телекомпаниясе директоры Капустинга (ул  ТР буенча ЭЭМның оешкан төстәге җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенең элеккеге хезмәткәре) үтерү максаты белән һөҗүм итүне оештыруда һәм шуны гамәлгә ашырырга омтылуда, тагын 2000 елда Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсенең җинаятьләр эзләү юнәлеше буенча МРОМ  бүлеге җитәкчесе Гыймаевны үтерүдә аларның катнашы булуы ачыкланган.

«Болар барысы да – Таһирҗанов үче, ә корбаннары – һөнәри вазифаларын башкарган вакытта аның бандасы кешеләрен бер-берсеннән аеру һәм җинаять эшенә тарту белән шөгыльләнгән. Шушы җинаятьләрне кылуда катнашкан булу шиге белән Казан, Чаллы, Мәскәү, Түбән Новгород кешеләре кулга алынды, хәзер актив рәвештә тикшерү эшләре бара», - дип игълан итте П.Серов.

Министрлыкның 6нчы оператив-эзләү часте башлыгы сүзләренчә, хәзерге вакытта «56 нчы квартал», «Кварталлар», «Курицынныкылар» оешкан җинаятьчел берләшмәләренә һәм «Степанов-Трапицын-Балут» җинаятьчел төркеменә карата чыгарылган хөкемнәр буенча Россия Югары судына кассацион шикаятьләр каралуга алынган. Әлеге җинаятьчел оешмалар, утлы корал кулланып, Татарстан, Мари, Чувашстан республикаларында талау максатында һөҗүм итү белән шөгыльләнгән.

«Болардан кала, тагын бер «закондагы карак» министрлыкның оператив хисабында тора. Быел июльдә безнең 6 нчы часть хезмәткәрләре аны наркотикларның законсыз әйләнеше факты буенча кулга алынды, судка материаллары әзерләнә», - дип белдерде П.Серов. 


      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100