news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Югары суды табиб юлламасыннан башка УЗИ үткәрүне тыйды

Россия Югары суды табиб юлламасыннан башка гына УЗИ үткәрүне тыйды. Судның рәсми сайтында шул хакта мәгълүмат чыккан.

Суд дәүләт клиникасында табиб УЗИ үтәргә киңәш иткән пациент хатын-кызның шикаятен карады. Әмма шәхси клиника ультратавышлы диагностика үткәрүдән баш тарткан, чөнки аның юлламасы булмаган.

Хатын-кыз раславынча, табибтан УЗИ үтәргә юллама алу турындагы таләп аның хокукларын чикли. Моннан тыш, шикаять бирүче билгеләп үткәнчә, закондагы процедура үткәрү урынын күрсәтү таләбе көндәшлекне чикләү булып тора.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы бу уңайдан гамәлдәге закон нормаларын саклау кирәклеге турында белдерде. РФ Югары суды ведомствоның позициясе белән килеште һәм пациент хатын-кызның дәлилләре нигезсез дигән нәтиҗә чыгарды.

«Закондагы нормалар дәвалаучы табиб рөхсәтеннән башка УЗИ үткәрергә мөмкинлек бирми», - диелгән суд карарында.

news_right_1
news_right_2
news_bot