news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Югары суды рәисе урынбасары Идел буе округы Арбитражына яңа җитәкче тәкъдим итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» Халыкара аэропортында Олег Свириденконы каршы алды.

Россия Югары суды рәисе урынбасары Идел буе округы Арбитражына яңа җитәкче тәкъдим итәчәк
tatarstan.ru

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Россия Югары суды рәисе урынбасары Олег Свириденко Идел буе округы Арбитражының яңа башлыгын тәкъдим итәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» Халыкара аэропортында Олег Свириденконы каршы алды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Олег Свириденко сәфәр барышында Юрий Глазовны кабат Идел буе округы Арбитраж суды рәисе итеп билгеләү турында рәсми төстә игълан итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 30 декабрендә шул хактагы указны имзалаган», - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot