news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Югары суды Кырым татарлары мәҗлесе эшчәнлеген тыюны законлы дип тапты

Кеше хокуклары буенча Европа советы комиссары Нилс Муйжниекс Кырым суды карары "кырым-татар җәмгыяте дискриминациясе"нә китерә дип белдерде.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Югары суды Кырым татарлары мәҗлесен тыюны законлы дип тапты һәм оешма вәкилләренең апелляция шикаятен кире какты.

«Интерфакс» белдергәнчә, экстремистик оешма дип танылган мәҗлес вәкиле аның эшчәнлеген тыю карары буенча Кеше хокуклары буенча Европа судына шикаять бирү мөмкинлеген кире какмады. Аның сүзләренчә, бу карарны аның ышанычлы вәкиле кабул итәчәк.

Искәртеп үтик: 27 апрельдә Кырымның Югары суды республика прокуратурасының Кырым татарлары мәҗлесен экстремистик оешма дип тану һәм Россия территориясендә аның эшчәнлеген тыю турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде. Мәҗлес адвокатлары Россия Югары судына апелляция әзерли, ә оешма җитәкчелеге Кеше хокуклары буенча Европа судына кадәр барырга әзерлеге турында хәбәр ителгән иде. Кеше хокуклары буенча Европа советы комиссары Нилс Муйжниекс Кырым суды карары "кырым-татар җәмгыяте дискриминациясе"нә китерә дип белдерде һәм аны гамәлдән чыгарырга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100