Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия җыелмасының Риода узган Олимпия уеннарындагы чыгышы уңышлы дип табылган
Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада Россия җыелмасы 56 медаль яулаган иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Россия җыелмасының Рио-де-Жанейро Олимпия уеннарындагы нәтиҗәсе уңышлы дип табылган, дип хәбәр итә «Р-Спорт» Россия Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков сүзләренә сылтама белән.
Бүген Россия Олимпия комитетында җыелыш булып үткән, анда Россия җыелмасының Риодагы чыгышларына нәтиҗә ясалган. «Нәтиҗәләр, сүз дә юк, безнең команда өчен уңышлы. Федерацияләрнең күбесендә җитәкчелекне сайлау буенча җыелышлар үтте яки үтәчәк. Безгә Рио тәҗрибәсен исәпкә алырга кирәк. Уеннарга әзерлек уңышлы дип табылды. Шундый әзерлек программаларын алга таба да дәвам итәчәкбез», – дип билгеләп үтте Жуков.
Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада Россия җыелмасы 56 медаль яулады. Аларның 19ы алтын, 18е көмеш һәм 19ы бронза. Россия җыелмасы рәсми булмаган гомумкоманда зачетында дүртенче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз