news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия җыелмасы медальләр саны буенча Универсиада рекордын яңартты

Казахстанның Алма-Ата шәһәрендәге Уеннар 8 февральдә төгәлләнә.

(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә үтүче Бөтендөнья кышкы Универсиадасында Россия җыелма командасы медальләр саны буенча үз рекордын яңартты.

2015 елгы Универсиадада Россия спортчылары 56 медаль яулаган иде. Ул вакытта Уеннар берьюлы ике илдә – Испания һәм Словакиядә үткәрелде. Ә Казахстанда дәвам итүче ярышларда бүген Россия керлингчылары финалда Канада җыелмасына оттырып, көмеш медаль яулады. Бу – Алма-Атада яуланган  57 нче (23-21-13 ) медаль булды.

Сүз уңаеннан, кичә Россия спортчыларының рәсми булмаган команда беренчелегендә дә җиңү яулавы билгеле булды. Алма-Атада Универсиада 8 февральдә төгәлләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100