news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җыелмасы Казанда Пляж гандболы буенча дөнья чемпионатында Катарны отты

Әлеге җиңү нәтиҗәсендә Россиянең ир-атлар җыелма командасы Чемпионатның чирек финалына чыкты.

Россия җыелмасы Казанда Пляж гандболы буенча дөнья чемпионатында Катарны отты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Россиянең ир-атлар җыелма командасы 24-29 июль көннәрендә Казанда узучы Пляж гандболы буенча дөнья чемпионатында Катарны отты һәм чемпионатның чирек финалына чыкты.

Россия гандболчылары, өч матчның икесендә җиңеп, төркем этабына һәм турнирның төп раундына үтте. 26 июльдә иртән узган очрашуда россиялеләр Дания командасын отса, кичен Катар җыелмасын 2:1 исәбенә бирелергә мәҗбүр итте.

Әлеге җиңү нәтиҗәсендә Россиянең ир-атлар җыелма командасы Чемпионатның чирек финалына чыкты.

Пляж гандболы, дөнья чемпионаты. Төп раунд. Ир-атлар, II төркем.

Катар - Россия - 1:2 (17:16, 16:19, 14:15).
 

news_right_1
news_right_2
news_bot