news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җыелмасы хоккей буенча дөнья чемпионатында Белоруссияне җиңде

Җиңү көнендә россиялеләр белорусларны 7:0 белән отты

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Евгений Семин). Бүген хоккей буенча Россия җыелмасы дөнья чемпионатының төркем этабының чираттагы матчында җиңү яулады. Чехиянең Отстрава шәһәрендә Олег Знарк командасы 7:0 исәбе белән Белорруссия командасы тар-мар итте.

Белоруссия командасын җиңү Россия җыелмасына очколар буенча АКШ белән тигезләшү мөмкинлеген бирде. Ватандашларыбыз киләсе матчны иртәгә Словакиягә каршы уздырачак.

Белоруссия - Россия - 0:7 (0:1, 0:3, 0:3).  

news_right_1
news_right_2
news_bot