news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җыелмасы футболчылары Австрия командасы белән матчка әзерләнә башлаган

Австрия һәм Россия җыелмалары уены 15 ноябрьдә Венада Эрнст Хаппель исемендәге стадионда узачак

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Футбол буенча Россия җыелмасы 2016 елгы Европа чемпионаты сайлап алу турнирының Австрия командасына каршы  матчы алдыннан җыен кысаларында беренче күнегүләрен үткәрә. Тулы составтагы команда Фабио Капелло җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип белдерә ТАСС.

Австрия һәм Россия җыелмалары уены 15 ноябрьдә Венада Эрнст Хаппель исемендәге стадионда узачак. Матч Мәскәү вакыты белән 20.00дә башлана. Команда дүшәмбе көнне Мәскәүдә җыелган, аннары Австриягә очкан. Анда җыелмага Испаниянең  «Вильярреал» клубы ярымсакчысы Денис Черышев та кушылган. 

Искәртеп узабыз: ил җыелмасы составында "Рубин"нан да ике футболчы бар. Алар - ярымсакчы Мөхәммәт Оздоев белән һөҗүмче Максим Канунников.    

news_right_1
news_right_2
news_bot