news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия җыелмасы финнарны җиңеп хоккей буенча Дөнья кубогы ярымфиналына чыкты

Очрашу Олег Знарок уенчылары файдасына 3:0 белән тәмамланды.

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Хоккей буенча Россия җыелмасы Дөнья кубогының өченче турында финнарны җиңде.

Lenta.ru хәбәр иткәнчә, Торонтода узган очрашу 3:0 исәбенә тәмамланды (0:0, 2:0, 1:0).

Бу җиңү Россия командасына В төркемендә икенче урынга күтәрелеп, Дөнья кубогы плей-оффына чыгарга булышты. Ярымфиналда россиялеләр А төркемендә беренче урынны алган Канада җыелмасы белән уйный. Матч 25 сентябрь көнне була.

Хоккей. Дөнья кубогы. "В" төркеме. Россия – Финляндия – 3:0 (0:0, 2:0, 1:0).

1:0 Тарасенко (Овечкин, 23:42)
2:0 Телегин (Шипачёв, 25:01)
3:0 Малкин (Емелин, 43:39)

Капкачылар: Бобровский – Раск.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100