news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия җыелмасы ФИФА рейтингында 55нче урынга төшкән

Бу команда тарихындагы иң начар күрсәткеч.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Пәнҗешәмбе көнне яңартылып бастырылган күрсәткечләрдән күренгәнчә, футбол буенча Россия җыелмасының ФИФА рейтингындагы позициясе начарланган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Хәзер ил командасы бер ай элек булганга караганда ике баскычка төшеп, 55нче урынны били.  Бу - команда тарихында иң түбән күрсәткеч.

Рейтинг башында элеккечә Аргентина тора, Бразилия өченче урыннан икенчегә  күтәрелгән, аннары Германия килә. Чили командасы алтынчы урыннан дүртенчегә   менгән, Бельгия бишенче, ә Колумбия алтынчы баскычка төшкән.

Беренче унлыкта шулай ук Франция, Португалия, Уругвай, Испания командалары тора.

Иң түбән төшүче команда дип, Чада җыелмасы теркәлгән. Ул 49 баскычны югалтып, 152нче урынга төшкән. Ә Әрмәнстан командасы 38 позициягә күтәрелеп, 87нче баскычка урнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100